“Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясындагы 2 пункты нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитет КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә кушымта нигезендә 62 сайлау участогы төзергә.
2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә сайлау участоклары оештыру турында” 2013 елның 17 гыйнварындагы 14 номерлы (2014 елның 25 июлендәге 820 номерлы, 2015 елның 14 июлендәге 710 номерлы, 2016 елның 26 февралендәге 701 номерлы, 2016 еның 1 ноябрендәге 1145 номерлы, 2017 елның 6 октябрендәге 1176 номерлы, 2017 елның 28 ноябрендәге 518 номерлы, 2020 елның 3 июлендәге 496 номерлы, 2023 елның 22 декабрендәге 1206 номерлы үзгәрешләр белән) карарын үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.
Җитәкче А.Г.Хисаметдинов