Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 48 статьясындагы 15 өлеше нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 13 декабрендәге “2023-2025 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 елынң 31 декабрендәге 1146 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт буенча региональ программаны гамәлгә ашыруның кыска сроклы планын раслау турында” 1305 номерлы карарын, смета бәяләрен билгеләүнең дөреслеген тикшерү буенча “Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәяләр ясау идарәсе” дәүләт автоном учреждениесенең уңай бәяләмәләрен исәпкә алып, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. 2025 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауның проект-смета документацияләрен кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга pravo.tatarstan.ru, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырып, халыкка җиткерергә arsk.tatarstan.ru.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты Аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.