“Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль закон, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы, “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына һәм Татарстан Республикасындагы оешмаларга хәбәр итүне оештыру турында” Татарстан Республикасы Президентының 2017 елның 15 ноябрендәге ПУ-25С номерлы Указы, “Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренең 01 телефон номеры базасында эшләвен оештыру турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 27 августындагы 458 номерлы карары нигезендә, Арча муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәл шартларында гамәлдәге дежур һәм диспетчерлык хезмәтләренең уртак гамәлләрен координацияләү максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
“Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында Нигезләмәне раслау турында” Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2023 елның 9 мартындагы 254 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
4 пункт. ЕДДСНЫҢ төп функцияләрен түбәндәге абзац белән тулыландырырга:
“сугыш вакытына күчерү, хәрби хәл кертү турында хәбәр итү сигналларын һәм парольләрен кабул итү һәм башлыкка җиткерү, аның күрсәтмәсе буенча районның вазыйфаи затларына хәбәр итү исемлекләре буенча хәбәр итү”.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.
Башкарма комитет
җитәкчесе А.Г.Хисаметдинов