Россия Федерациясе Җир кодексы, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы 1 өлешенең 28 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә рекреация максатларында су объектларыннан файдалану кагыйдәләрен расларга.
2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларының су саклау зонасында ял итү өчен рекреацион зоналар булдыру һәм алардан файдалану кагыйдәләрен раслау турында” 2016 елның 12 декабрендәге 1285 номерлы (2025 елның 10 мартындагы 197 номерлы үзгәрешләр белән) карарын үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.М. Гатиятовка йөкләргә.
Җитәкче А.Г.Хисаметдинов