Карар 03.07.2025 №628 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан юридик затларга кулланучылар кооперациясе оешмаларының Арча муниципаль районы – Арча шәһәреннән 11 километр ераклыкта урнашкан авыл торак пунктларына беренчел кирәк-ярак товарларын илтүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш) бирү тәртибе турында” 2022 елның 22 июлендәге 692 номерлы карарына (2023 елның 1 июнендәге 535 номерлы, 2023 елның 7 декабрендәге 1115 номерлы, 2024 елның 6 декабрендәге 961 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

 

Кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан юридик затларга кулланучылар кооперациясе оешмаларының Арча муниципаль районы – Арча шәһәреннән 11 километр ераклыкта урнашкан авыл торак пунктларына беренчел кирәк-ярак товарларын илтүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш) бирү тәртибе турында” 2022 елның 22 июлендәге 692 номерлы карарына (2023 елның 1 июнендәге 535 номерлы, 2023 елның 7 декабрендәге 1115 номерлы, 2024 елның 6 декабрендәге 961 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан юридик затларга кулланучылар кооперациясе оешмаларының Арча муниципаль районы – Арча шәһәреннән 11 километр ераклыкта урнашкан авыл торак пунктларына беренчел кирәк-ярак товарларын илтүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алу хокукына дәгъва кылучы юридик затлар сайлауны башкаручы комиссия составын кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.М. Гатиятовка йөкләргә.

 

 

Җитәкче А. Г. Хисаметдинов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.47 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International