Карар 01.09.2025 №881 ""Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның 19 декабрендәге “2025 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында” 1041 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (2025 елның 2 июнендәге 553 номерлы үзгәрешләр белән)"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны баланслы кайнар тукландыру нормаларын үтәүне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 27 маендагы “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 16 сентябрендәге 789номерлы карары белән расланган 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны туклану белән тәэмин итү бәясе нормативына үзгәреш кертү турында362 номерлы карары нигезендә,Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның 19 декабрендәге “2025 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында” 1041 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

    1. һәм 1.2 пунктларда 9,60 сум күләмендә субсидия суммасын 10,30 сумга алмаштырырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә

3. Әлеге карарның гамәлдә булуы 2025 елның 1 апреленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 832.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International