Карар 10.09.2025 №899 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Балаларга өстәмә белем бирү муниципаль мәгариф учреждениеләренең һәм спорт мәктәпләренең матди-техник базасын үстерүгә һәм ныгытуга бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү турында” 2023 елның 2 октябрендәге 838 номерлы карарына (2024 елның 16 декабрендәге 1024 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

Арча муниципаль районы балаларының һәм халкының ялын оештыру өчен шартлар тудыру, өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту кирәклеге максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты: КАРАР БИРӘ:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Балаларга өстәмә белем бирү муниципаль мәгариф учреждениеләренең һәм спорт мәктәпләренең матди-техник базасын үстерүгә һәм ныгытуга бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү турында” 2023 елның 2 октябрендәге 838 номерлы карарына (2024 елның 16 декабрендәге 1024 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1.1. 1 нче кушымтада “Арча” спорт мәктәбе” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе хезмәтләрен, әлеге карарга кушымта нигезендә, түбәндәге редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

2. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.77 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International