Карар 01.10.2025 №961 "2026 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында"

 

2012 елның 29 декабрендәге “Россия Федерациясендә мәгариф турында 273 номерлы Федераль Законның 99 статьясы, 2003 елның 6 октябрендәге “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пункты нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. 2026 елга расларга:

Арча муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары каршындагы интернатларда һәм гомуми белем бирү интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне тотуга норматив чыгымнар;

  1. ТР Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы МКУ мәгариф оешмаларын әлеге карарның 1 пункты белән расланган мәгариф оешмаларының норматив чыгымнары нигезендә финанслауны тәэмин итәргә.

  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә

  3. Әлеге карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

  4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И. Ә.Галимуллин

docx
Скачать текст
DOCX, 21.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International