Кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты алу чыгымнары өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү тәртибен раслау турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2022 елның 22 июлендәге 691 номерлы (2022 елның 28 декабрендәге 1137 номерлы, 2023 елның 22 сентябрендәге 809 номерлы, 2024 елның 28 мартындагы 236 номерлы үзгәрешләр белән) карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
«Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты алу чыгымнары өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү комиссиясе составы» 2 нче кушымтаны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә һәм расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р.Филипповага йөкләргә.
Җитәкче вазифаларын башкаручы И.А.Галимуллин