Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 16 мартындагы “Арча муниципаль районы яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында” 183 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елының 22 сентябрендәге “Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турындаТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 14 августындагы 665 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 720 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 16 мартындагы Арча муниципаль районы яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында 183 номерлы карарына (Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 12 декабрендәге 1127 номерлы, 2024 елның 10 июлендәге 487 номерлы, 2025 елның 4 февралендәге 85 номерлы, 2025 елның 14 маендагы 464 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

 

Арча муниципаль районының яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турындагы күрсәтелгән карар белән расланган Нигезләмәдә:

II бүлекне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

«II. Яшьләр сәясәте оешмалары хезмәткәрләренең

база окладларын билгеләү

 

2.1. Яшьләр сәясәте оешмаларының физик культура хезмәткәрләренең база окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:

 

Квалификация дәрәҗәсе

Вазыйфа исеме

Айга база оклады күләме, сум

Икенче дәрәҗәдәге физик культура һәм спорт хезмәткәрләре вазыйфаларының

һөнәри квалификация төркеме

Икенче квалификацион дәрәҗә

Хореограф

26 610

 

2.2. Яшьләр сәясәте оешмалары мәгариф хезмәткәрләренең база окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:

 

Квалификация дәрәҗәсе

Вазыйфа исеме

Айга база оклады күләме, сум

 

1

2

3

Беренче дәрәҗәдәге укыту-ярдәмче персоналның һөнәри квалификация төркеме

Беренче квалификацион дәрәҗә

Укыту бүлеге сәркатибе

25 960

 

Икенче дәрәҗәдәге укыту-ярдәмче персоналның һөнәри квалификация төркеме

Беренче квалификацион дәрәҗә

Режим буенча дежур

26 090

Кече тәрбияче

Педагогик хезмәткәрләр вазыйфаларының һөнәри квалификация төркеме

Беренче квалификацион дәрәҗә

Хезмәт буенча инструктор

27 390

Физик культура буенча инструктор

Музыка җитәкчесе

Икенче квалификацион дәрәҗә

Концертмейстер

27 500

Өстәмә белем бирү педагогы

Педагог-оештыручы

Социаль педагог

Тренер-укытучы

Инструктор-методист

Өченче квалификацион дәрәҗә

Методист

27 650

Өлкән инструктор-методист

Тәрбияче

Өлкән тренер-укытучы

Педагог-психолог

Дүртенче квалификацион дәрәҗә

Өлкән методист

27 780

Укытучы-логопед (логопед)

Өлкән тәрбияче

Структур бүлекчәләр җитәкчеләре вазыйфаларының һөнәри квалификация төркеме

Беренче квалификацион дәрәҗә

Балаларга өстәмә белем бирүнең белем бирү программасын гамәлгә ашыручы структур бүлекчәләр мөдире (җитәкчесе): кабинет, лаборатория, бүлек, сектор, укыту-консультация пункты, укыту (укыту-җитештерү) остаханәсе һәм башка структур бүлекчәләр мөдире (җитәкчесе)

27 830

Икенче квалификацион дәрәҗә

Балаларга өстәмә белем бирү уку-укыту программасын һәм уку-укыту программасын гамәлгә ашыручы аерымланган структур бүлекчә мөдире (җитәкчесе)

27 890

 

pdf
Скачать текст
PDF, 13.33 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International