2012 елның 29 декабрендәге “Мәгариф турында” 273-ФЗ номерлы Федераль законның 99 статьясы, 2003 елның 6 октябрендәге“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пункты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 31 декабрендәге “Татарстан Республикасы туристлык-туган якны өйрәнү, эколого-биологик, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурологик юнәлештәге балаларга өстәмә белем бирү мәгариф учреждениеләрен һәм Татарстан Республикасы балаларына өстәмә белем бирүнең күп профильле мәгариф учреждениеләрен финанслау нормативларын исәпләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында 939 номерлы карары һәм Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
2026 елга расларга:
Арча муниципаль районының туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурологик юнәлештәге балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында һәм балаларга өстәмә белем бирүнең күп профильле мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга норматив чыгымнарны;
Арча муниципаль районы өстәмә белем бирү оешмаларында инклюзив белем бирү оештыру юлы белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид укучылар өчен өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыруга норматив чыгымнарны;
туристлык-туган якны өйрәнү, эколого-биологик, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурологик юнәлештәге балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында һәм балаларга өстәмә белем бирүнең күппрофильле мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга норматив чыгымнарга 0,9 күләмендә төзәтмә коэффициентын.
“Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы” МКУын тәэмин итәргә:
балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларын балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларының әлеге карарның 1 пунктында расланган норматив чыгымнары нигезендә финанслау.
Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә
Әлеге карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.
Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И.А.Галимуллин