“Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2025 елның 24 июнендәге 158-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең финанс органы тарафыннан казначылык хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыру тәртибе турында” 2023 елның 24 апрелендәге 457 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясе Бюджет кодексының 242.26 статьясы нигезендә билгеләнгән акчаларга карата Татарстан Республикасы “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең финанс органы тарафыннан казначылык хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыру тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1) 2 пунктның 7 пунктчасындагы 7 кызыл юлын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“Россия Федерациясе Президенты яки Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары буенча гуманитар ярдәм күрсәтү, халыкны яклауны тәэмин итү, шактый матди югалтуларга һәм халыкның яшәү шартларын бозуга китергән яисә китерергә мөмкин булган янгыннар, аварияләр, табигый һәм башка бәла-казалар зыяннарын бетерү максатларында төзелә торган муниципаль контрактлар, контрактлар (килешүләр);”.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карар аны батырып чыгарган көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемдә калдырам.
Җитәкче вазифаларын башкаручы И.А.Галимуллин