Карар 10.11.2025 №1068 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының кайбер карарларының үз көчләрен югалткан дип тану турында"

Муниципаль хокукый актларны федераль һәм республика законнары таләпләренә туры китерү максатында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ::

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

- 2020 елның 25 ноябрендәге “Муниципаль милектәге җир кишәрлеген түләүсез файдалануга бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” 916 номерлы;

- 2020 елның 25 ноябрендәге “Муниципаль милектәге җир кишәрлеген түләүсех милеккә бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” 925 номерлы;

- 2022 елның 21 сентябрендәге “Объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” 880нче номерлы;

- 2022 елның 21 декабрендәге “Муниципаль милектәге җир кишәрлеген сатуларүткәрмичә милеккә, арендага, даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга, түләүсез файдалануга бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” 1118 номерлы.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

Җитәкче вазифаларын башкаручы И.А.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.83 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International