Карар 27.10.2025 №1033 "2026 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының балаларга нәфис-эстетик юнәлештәге өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны раслау турында"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы нәфис-эстетик юнәлештәге балаларга өстәмә белем бирү мәгариф учреждениеләрен норматив финанслауны кертү турында 2009 елның 14 декабрендәге 854 номерлы карары һәм Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2026 елга расларга:

кушымта итеп бирелә торган Арча муниципаль районының нәфис-эстетик юнәлештәге балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны;

сәнгать-эстетик юнәлештәге балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарга 0,85 күләмендә төзәтмә коэффициенты.

2. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы муниципаль казна учреждениесы балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларын әлеге карарның 1 пунктында расланган норматив чыгымнар нигезендә финанслауны тәэмин итәргә тиеш.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

Җитәкче

вазыйфаларын башкаручы И.А.Галимуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.56 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International