Карар 12.11.2025 №1103 "“2025-2028 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында физик культураны һәм спортны үстерү” муниципаль программасын раслау турында"

Арча муниципаль районында физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. 2025-2028 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында физик культураны һәм спортны үстерүмуниципаль программасын расларга.

  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы МКУ программаны Арча муниципаль районы бюджетында шушы максатларга каралган ассигнованиеләр чикләрендә финанслауны тәэмин итәргә.

  3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Программаның муниципаль заказчысы – координаторы итеп билгеләргә.

  4. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019-2022 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында физиккультураны һәм спортны үстерүпрограммасын раслау турында 2019 елның 26 ноябрендә 1039 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга (2020 елның 28 апрелендәге 322 номерлы, 2020 елның 28 сентябрендәге 735 номерлы, 2021 елның 6 апрелендәге 239 номерлы, 2021 елның 22 декабрендәге 2263 номерлы, 2022 елның 1 апрелендәге 243 номерлы, 2023 елның 2 мартындагы 243 номерлы, 2023 елның 13 апрелендәге 442 номерлы, 2023 елның 5 маендагы 490 номерлы, 2024 елның 15 февралендәге 118 номерлы, 2024 елның 8 маендагы 315 номерлы, 2025 елның 6 мартындагы 184 номерлы үзгәрешләр белән).

5. Әлеге карарны “Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында” чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы Р.Р.Филиппова

pdf
Скачать текст
PDF, 21.02 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International