Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны баланслы кайнар тукландыру нормаларын үтәүне тәэмин итү максатларында, “Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273–ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына дәүләт мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез кайнар тукландыру белән тәэмин итүгә норматив чыгымнарны һәм башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кайнар тукландыру белән тәэмин итүнең уртача бәясен раслау турында” 2025 елның 22 сентябрендәге 726нчы номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны тукландыруны тәэмин итү бәясе нормативын раслау турында” 2025 елның 3 октябрендәге 787нче номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:
1.1. 2026 елның 1 гыйнварыннан Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны уку чорында 10,70 сум (көн саен) субсидиядән һәм 47,25 сум (көн саен) ата-аналар түләвеннән торган суммага кайнар тукландыруны оештырырга.
1.2. Төп гомуми һәм урта гомуми белемнең уку-укыту программалары буенча 4 һәм аннан күбрәк баласы, ятим балалары һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалары булган гаиләләрдән укучыларга кайнар туклануны җирле бюджет акчалары исәбеннән 10,70 сум һәм 47,25 сум күләмендә субсидияләрдән торган суммага оештырырга.
1.3. Ике тапкыр түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итәргә:
- сәламәк буенча мөмкинлекләре чикле балаларны һәм инвалид балаларны.
- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына) өстәмә ярдәм чаралары турында” 2023 елның 23 октябрендәге 910нчы номерлы карары нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балаларын.
1.5. 2026 елның 1 гыйнварыннан Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә бер укучыга уку чорында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны көненә 77,76 сум күләмендә түләүсез кайнар ризык белән тукландыруны оештырырга.
1.6. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә үз составында 4 һәм аннан күбрәк баласы булган, ятим балалар һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, инвалид балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар балалары булган гаиләләрдә укучылар өчен кайнар туклануны түләүсез оештыру рәвешендә социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында локаль-хокукый акт кабул итүне тәкъдим итәргә.
2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Мәгариф идарәсе” муниципаль бюджет учреждениесенә (Н.Н. Муллахмәтов):
- укучыларга кайнар туклануны оештыруга бүлеп бирелгән акчаларның максатчан файдаланылуын һәм исәпкә алынуын тикшереп торуны;
- туклану нормаларының һәм сыйфатының үтәлешен исәпкә алу һәм тикшереп торуны;
- гомуми белем бирү учреждениеләренә продуктларның өзлексез керүен координацияләү һәм контрольдә тотуны тэмин итәргә.
3. “ТР Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы” муниципаль казна учреждениесына (Э.Н.Ганиева) 2026 елга Арча муниципаль районы бюджетында каралган ассигнованиеләр чикләрендә гомуми белем бирү учреждениеләрендәге барлык укучылар өчен уку вакытында кайнар туклануны оештыруга бәйле чыгымнарны финансларга.
4. Әлеге карар нигезендә социаль ярдәм чаралары күрсәтүче органнар Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү системасы (алга таба – БДСТС) Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм БДСТС операторы билгеләгән тәртиптә һәм күләмнәрдә куллану юлы белән күрсәтелгән чаралар турында мәгълүмат җиткерүне тәэмин итәләр.
5. Арча муниципаль районы башкарма комитетының “2025 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында” 2024 елның 19 декабрендәге 1041нче номерлы карарын (2025 елның 2 июнендәге 553нче номерлы, 2025 елның 1 сентябрендәге 881нче номерлы үзгәрешләр белән) үз көчен югалткан дип танырга.
6. Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
7. Әлеге карарны “Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында” (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе
вазыйфаларын башкаручы И.Ә.Галимуллин