Карар 18.11.2025 №1116 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “2022-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру” максатчан программасын раслау турында” 2021 елның 8 декабрендәге 2217 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (2024 елның 26 июнендәге 441 номерлы үзгәрешләр белән)"

Мәгълүмат-телекоммуникация технологияләреннән файдаланып кылына торган җинаятьләргә каршы тору максатларында Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “2022-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештырумаксатчан программасын раслау турында2021 елның 8 декабрендәге 2217 номерлы карарына (2024 елның 26 июнендәге 441 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 6 бүлек “Программа чаралары. “2022-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру” максатчан программасының максатларын, бурычларын, нәтиҗәләрен бәяләү индикаторларын әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) урнаштырып бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштырып халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 27.90 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International