Карар 20.11.2025 №1131 "2026-2030 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү муниципаль программасын раслау турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы, Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Шәхси ярдәмче хуҗалык турында 2003 елның 7 июлендәге 112-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Авыл хуҗалыгын үстерүнең һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салуның дәүләт программасы турында2012 елның 14 июлендәге 717 номерлы карары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү концепциясен раслау турында 2006 елның 30 мартындагы 136 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районында сыерлар санын саклап калу һәм арттыру чараларын үткәрү максатларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Расларга:

1.1. 2026-2030 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү программасын, 1 нче кушымта нигезендә.

1.2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны (таналарны) ясалма орлыкландыруны финанслау тәртибе, 2 нче кушымта нигезендә.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлегенә районның авыл җирлекләре башлыкларына әлеге Карарның шартларын һәм тәртибен җиткерергә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л. И. Абдуллинга йөкләргә.

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И.А. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 15.98 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International