Карар 24.11.2025 №1136 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетына Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан идарә ителүче түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында карар кабул итү тәртибен раслау турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 47.2 статьясы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына түләү буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында карарлар кабул итү тәртибенә гомуми таләпләр турында” 2016 елның 6 маендагы 393нче номерлы карарына таянып (2020 елның 2 июлендәге975нче номерлы, 2024 елның 10 октябрендәге 1360нчы номерлы үзгәрешләр белән) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Әлеге карарга 1нче кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетына Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан идарә ителүче түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында карар кабул итү тәртибен расларга.

2. Әлеге карарга 1нче кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетына Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан идарә ителүче түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында карар кабул итү буенча комиссия составын расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.Г.Сираҗиевка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 13.89 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International