Карар 26.11.2025 №1153 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү советын төзү турында” 2021 елның “19” ноябрендәге 1925 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында "

Кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү советын төзү турында” 2021 елның 19 ноябрендәге 1925 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешне кертергә:

1.1 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү советы составы 2 нче кушымтасын әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru/) урнаштырып халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниөипаль районы башкарма коитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш.Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 4.31 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International