“Хәйрия эшчәнлеге һәм иреклелек (волонтерлык) турында” 1995 елның 11 августындагы 135-ФЗ номерлы Федераль законның 17.4 статьясындагы 3 пунктын, “Иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2018 елның 30 июнендәге 48-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 4 статьясындагы 6 пунктын үтәүдә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Ирекле (волонтерлык) эшчәнлегендә катнашучыларга ярдәм чаралары исемлеген кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны “Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында” https://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында https://arsk.tatarstan.ru. урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.
Җитәкче вазифаларын башкаручы И.А.Галимуллин