Россия Федерациясе Президентының «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясен раслау турында» 2020 елның 23 ноябрендәге 733 номерлы Указы, «Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында» 2009 елның 29 октябрендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт программалары белән идарә итү системасы турында» 2023 елның 30 маендагы 655 номерлы карары (2025 елның 11 июлендәге үзгәрешләр белән), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында наркотик чараларны һәм психотроп матдәләрне законсыз тарату һәм медицинага карамаган куллану масштабларын киметү, һәм хокук саклау органнарының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча тырышлыкларын активлаштыру, балаларны һәм яшьләрне кызыксыну, физик культура һәм спорт түгәрәкләрендә системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен шартлар тудыру, халыкта наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга тискәре мөнәсәбәт һәм балаларның сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивация булдыру максатларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. «2026-2029 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкы арасында наркоманияне профилактикалау»программасын расларга.
2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» МКУ 2026-2029 елларга Арча муниципаль районы бюджетын формалаштырганда Программа чараларын гамәлгә ашыруга акча карарга.
3. Әлеге карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.
Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И. Ә. Галимуллин