Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 19 декабрендәге 1666 номерлы Указы белән расланган 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен, Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте Концепциясе турында” 2013 елның 26 июлендәге ПУ-695 номерлы Указын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын раслау турында” 2013 елның 18 декабрендәге 1006 номерлы карарын үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. “2026 - 2030 елларга Арча муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” муниципаль программасын (алга таба - Программа) расларга.
2. Арча муниципаль районы башкарма комитетын Программаның муниципаль заказчысы – координаторы итеп билгеләргә.
3. “Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы” муниөипаль казна учреждениесена Программа чараларын финанслауны тәэмин итәргә.
4. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “2021-2025 елларга Арча муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” муниципаль программасын раслау турында” 2020 елның 08 декабрендәге 984 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.
5. Әлеге карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
6. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштырып халыкка җиткерергә
7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.