Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “2025 – 2028 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында физик культураны һәм спортны үстерү” муниципаль программасын раслау турында” 2025 елның 12 ноябрендәге 1103 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “2025 – 2028 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында физик культураны һәм спортны үстерү” муниципаль программасын раслау турында” 2025 елның 12 ноябрендәге 1103 карары белән расланган “2025 – 2028 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында физик культураны һәм спортны үстерү” программасын яңа редакциядә бәян итәргә, кушымта нигезендә.
2. Әлеге карарны “Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында” (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.
Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И.Ә.Галимуллин