“Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында” 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычларын кисәтү программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында” 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Кушымта итеп китерелә торган 2026 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашырганда закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычларын кисәтү программасын расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.Г.Сираҗиевка йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе
вазыйфаларын башкаручы И.Ә.Галимуллин