Социаль гарантияләрне тәэмин итү һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының үзәкләштерелгән бухгалтерияләр хезмәткәрләренең хезмәтенә түләүне камилләштерү максатларында КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтериясе хезмәткәрләренең һәм техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләүне оештыру һәм шартлары турында” 2025 елның 7 маендагы 420нче номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1) “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләүне оештыру һәм шартлары турында Нигезләмәнең 2 пунктын (1нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе Үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә::
|
Вазыйфа исеме |
Вазыйфаи оклад, сум |
|
Баш хисапчы |
38 100 |
|
Бүлек җитәкчесе |
33 600 |
|
Әйдәп баручы икътисадчы |
30 600 |
|
Алып баручы бухгалтер |
30 600 |
|
Хисапчы |
29 000 |
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлекләренең штат саны кимендә 5 берәмлек булырга тиеш.»
2) үзәкләштерелгән бухгалтерияне техник тәэмин итүне һәм аңа хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү турындагы Нигезләмәнең (2 нче кушымта) 4 нче абзацынтүбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтериясен техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы эшчеләргә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәренең тариф коэффициентлары һәм тариф ставкалары (окладлары) түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:
|
Бердәм тариф сеткасы түләү разряды |
Тариф коэффиөиентлары |
Тариф ставкалары (окладлары), сумнарда |
|
1 |
1,0000 |
25 650,0 |
|
2 |
1,0113 |
25 940,0 |
|
3 |
1,0234 |
26 250,0 |
|
4 |
1,0347 |
26 540,0 |
|
5 |
1,0476 |
26 871,0 |
2. Әлеге карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка чыгарырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.
Җитәкче
вазыйфаларын башкаручы И.А. Галимуллин