“Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү һәмТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану хакында” 2022 елның 28 февралендәге 175 номерлы карары белән расланганТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибенә үзгәреш кертү турында” 2025 елның 29 сентябрендәге 776 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Гражданнарны милеккә җир кишәрлекләрен түләүсез бирү хокукына ия затлар буларак исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.
2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Җир кишәрлекләрен милеккә бушлай бирү хокукына ия затлар буларак гражданнарны исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” 2022 елның 6 декабрендәге 1066 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында(http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И. Г. Сираҗиевка йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе
вазыйфаларын башкаручы И.Ә.Галимуллин