Карар 24.12.2025 №1274 "Муниципаль милектәге җир кишәрлеген милеккә түләүсез бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында 2022 елның 28 февралендәге 175нче нмоерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибенә үзгәреш кертү турында” 2025 елның 29 сентябрендәге 776нчы номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Кушымта нигезендә муниципаль милектәге җир кишәрлеген милеккә түләүсез бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын расларга.

2. Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Муниципаль милектәге җир кишәрлеген милеккә түләүсез бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” 2025 елның 25 февралендәге 163нче номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.Г.Сираҗиевка йөкләргә.


 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы И.Ә.Галимуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 528.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International