Карар 29.12.2025 №1291 "2026 елга Арча муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру турында"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерүдәүләт программасын раслау турында” 2019 елның 5 мартындагы 158 нмоерлы карарын үтәү йөзеннән һәм 2026 елда балаларны яклау, балаларның, яшьләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү, мәктәп каникуллары чорында аларның мәшгульлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Расларга:

- Әлеге карарга 1нче кушымта нигезендә “2026 елга Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру муниципаль программасын;

- Әлеге карарга 2нче кушымта нигезендә Арча муниципаль районы балаларының һәм яшьләренең ялын, аларны савыктыруны оештыру тәртибен;

- Әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә Арча муниципаль районының балаларның һәм яшьләрнең ялын, аларны савыктыруны оештыру буенча район ведомствоара комиссиясе (алга таба – район ведомствоара комиссиясе) турында нигезләмәне;

- әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә район ведомствоара комиссиясе составын.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, районның урта

 

һәм төп мәктәпләре базасында белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә, Татарстан Республикасы бюджетыннан, җирле бюджеттан, ата-аналардан акча җәлеп итеп, көндезге вакытта мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары оештырырга, аларда ял итү өчен шартлар тудырырга тиеш.

3. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә походлар һәм экскурсияләр вакытында балалар сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга аерым игътибар биреп, лагерьларны үз вакытында кадрлар белән тәэмин итәргә.

4. Көндез була торган мәктәп яны лагерьларын финанслауны Татарстан Республикасы республика бюджеты акчалары исәбеннән 4887,8 мең сум күләмендә тәэмин итәргә. Шулай ук җирле бюджет хисабына 49,4 мең сум күләмендә.

5. Мәктәп яны лагерьларында смена дәвамлылыгын җәйге чорда 21 көн һәм көзге чорда 7 көнитеп билгеләргә, ата-аналарга туры килә – 733,6 мең сум.

6. Оештырырга:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “6 нчы Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ базасында 20 кешегә исәпләнгән “Азимут” район палаткалы лагерен. Лагерьны 227,8 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджеты 2,3 мең сум күләмендә җирле бюджет һәм 34,2 мең сум күләмендә ата-аналар акчалары исәбеннән финансларга;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының алты гомуми белем бирү мәктәбе базасында (“Арчаның 1 нче урта мәктәбе” МББУ, “Арчаның 6 нчы мәктәбе” МББУ, “Арчаның 5 нче гимназиясе” МББУ, “Арчаның 7 нче урта мәктәбе” МББУ, “Күппрофильле лицей” МББУ, “Шушмабаш урта мәктәбе” МББУ) 200 кешегә исәпләнгән көндезге хезмәт һәм ял лагерен. Лагерьларны финанслау 1033,6 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджеты һәм 18,2 мең сум күләмендә җирле бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

7. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә тәэмин итәргә:

- балалар һәм яшьләрнең Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “6 нчы Арча урта гомуми белем мәктәбе” МББУ базасында оештырылган 20 кешегә исәпләнгән “Азимут” район палаткалы лагерында ялын;

- физкультура-савыктыру чараларын;

- яшүсмерләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чараларны.

8. Авыр тормыш хәлендә булган балаларны һәм әти-әниләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән балаларны стационар сәламәтләндерү лагерьларына җибәрергә. Сәфәрне оештыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 875,7 мең сум акча бүлеп бирергә.

9. Балаларның ялын оештырганда тәэмин итәргә:

- ятим балаларның һәм әти-әнидән мәхрүм калган балаларның, инвалид балаларның, аз тәэмин ителгән, күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге, качаклар һәм мәҗбүри күчеп китүчеләр гаиләләрендәге, кораллы низагларда зыян күргән хәрби хезмәткәрләрнең балаларының ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлеген беренче чиратта оештыруны;

- каникул чорында балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча өстәмә чаралар күрүне;

- социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге иң күп балаларга оешкан ял итү, сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны;

- балалар ялы учреждениеләрен яңа әзерләнгән азык-төлек товарлары, җиләк-җимеш-яшелчә продукциясе, дару препаратлары, шул исәптән витаминнар, антисептиклар һәм шәхси саклану чаралары, медицина җиһазлары, һаваны зарарсызландыру приборлары һәм янгынга каршы куркынычсызлык чаралары белән тәэмин итүне;

- хокук тәртибен һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен саклауны тәэмин иткәндә шәхси сак предприятиеләрен җәлеп итәргә;

- Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән акчаларны туклануга, дератизацияләүгә, антисептиклар, битлекләр, перчаткалар белән тәэмин итүгә бүлеп бирергә. Әти-әни кертемнәренең акчаларын канцелярия һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итүгә бүләргә.

10. Балалар иминлеген һәм сәламәтлеген, хокук тәртибен, санитар-экологик һәм янгынга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән барлык катнашучыларның атна саен термометриясе белән санитар-эпидемиологик чаралар комплексын эшләргә һәм үткәрергә.

11. Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге хезмәтләренең тиешле рөхсәтеннән башка барлык типтагы савыктыру лагерьлары ачуга юл куймаска.

12. Киңәш итәргә:

а) “Арча үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә:

- сәламәтләндерү учреждениеләрен медицина кадрлары белән тәэмин итәргә;

- балигъ булмаганнарны укудан буш вакытта һәм каникул вакытында вакытлыча эшкә урнаштырганда медицина тикшерүен оештыруны һәм балаларны савыктыру учреждениеләренә эшкә җибәрелә торган персоналны сезонлы карауны тәэмин итәргә;

б) Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районындагы бүлегенә районның сәламәтләндерү учреждениеләрендә балаларны йөртү куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итәргә;

в) Арча шәһәр һәм авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына 2026 елның 10 апреленә кадәр үз утырышларында җәйге ял мәсьәләсе турында фикер алышырга, конкрет чаралар эшләргә һәм расларга.

13. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә:

- балалар һәм яшүсмерләр белән спорт һәм ял итү эшен оештыру өчен спорт заллары, стадионнар, мәйданчыклар эшен тәэмин итәргә;

- туристлык-экскурсия эшен активлаштырырга.

14.Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштырырга.

15. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Җитәкче вазыйфаларын

башкаручы И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 40.53 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International