Карар 29.12.2025 №1296 "Муниципаль милектәге җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең Административ регламентын раслау турында"

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Республика башкарма хакимияте органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын әзерләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану хакында” 2022 елның 28 февралендәге 175 карары белән расланган Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын әзерләү һәм раслау тәртибенә үзгәреш кертү турында” 2025 елның 29 сентябрендәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кертелгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” 2025 елның 14 апрелендәге 339 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И. Г. Сираҗиевка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы И. Ә. Галимуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1012.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International