Карар 23.12.2025 №1293 " “Реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирү, рөхсәтне гамәлдән чыгару” муниципаль хезмәтен күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру, һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану хакында2022 елның 28 февралендәге 175 карары белән расланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибенә үзгәреш кертү турында 2025 елның 29 сентябрендәге 776 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Кушымта нигезендә “Реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирү, рөхсәтне гамәлдән чыгару” муниципаль хезмәтен күрсәтүнең административ регламентын расларга.

2. Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Реклама конструкциясен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирү, элек бирелгән рөхсәтләрне гамәлдән чыгару буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” 2021 елның 10 августындагы 570 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И. М. Хәсәновка йөкләргә

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.99 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International