Карар 29.12.2025 №1294 "“Шәхси торак төзелеше яисә бакча йорты объектының планлаштырыла торган төзелеше турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән параметрларның билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм шәхси торак төзелеше объектын яисә бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрнамә җибәрү” муниципаль хезмәтен күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында 2022 елның 28 февралендәге 175нче нмоерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибенә үзгәреш кертү турында” 2025 елның 29 сентябрендәге 776нчы номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Кушымта нигезендә “Шәхси торак төзелеше яисә бакча йорты объектының планлаштырыла торган төзелеше турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән параметрларның билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм шәхси торак төзелеше объектын яисә бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрнамә җибәрү” муниципаль хезмәтен күрсәтүнең административ регламентын расларга.

2. “Шәхси торак төзелеше яисә бакча йорты объектының планлаштырыла торган төзелеше турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән параметрларның билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм шәхси торак төзелеше объектын яисә бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрнамә җибәрү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын раслау турында” Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2025 елның 11 мартындагы 202нче номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе И.М.Хәсәновка йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.64 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International