Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының физкультура чараларының һәм спорт чараларының календарь планына кертелгән рәсми физкультура чараларын һәм спорт чараларын (шул исәптән әһәмиятле халыкара рәсми физкультура чараларын һәм спорт чараларын) уздыруга чыгымнар нормаларын раслау турында” 2025 елның 2 декабрендәге 1031 номерлы карары нигезендә, җирле, районара дәрәҗәдәге физкультура-савыктыру, спорт һәм күнегүләр үткәрүгә чыгымнар нормаларын тәртипкә салу максатында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Кушымта итеп бирелә торган:
- физкультура-савыктыру, спорт һәм күнегүләр үткәргәндә спортчыларны, тренерларны һәм белгечләрне туклану белән тәэмин итү чыгымнары нормаларын (1 нче кушымта);
- физкультура-савыктыру, спорт һәм күнегүләр үткәргәндә спортчыларны, тренерларны һәм башка катнашучыларны яшәү белән тәэмин итү чыгымнары нормаларын (2 нче кушымта);
- спорт чараларына хезмәт күрсәткән өчен спорт хөкемдарларына түләү чыгымнары нормаларын (3 нче кушымта);
- төрле дәрәҗәдәге спорт чараларында катнашучыларны автотранспорт белән тәэмин итү чыгымнары нормаларын (4 нче кушымта) расларга.
2. Әлеге карарны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслау Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге буенча тиешле финанс елына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетында каралган бюджет ассигнованиеләре исәбеннән башкарыла дип билгеләргә.
3. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Җирле, районара, республика дәрәҗәсендәге физкультура-сәламәтләндерү, спорт һәм тренировка чараларының календарь планына кертелгән чыгымнар нормаларын раслау турында” 2024 елның 20 февралендәге 129 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
4. Әлеге карар 2026 елның 1 гыйнварыннан килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
5. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка чыгарырга.
6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинга йөкләргә.
Башкарма комитет
җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.Ә.Галимуллин