Карар 20.01.2026 №34 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының кайбер карарлары үз көчләрен югалткан дип тану турында"

Муниципаль хокукый актларны федераль һәм республика законнары таләпләренә туры китерү максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

- 2020 елның 25 ноябрендәге 917 номерлы “Муниципаль милектәге җир кишәрлеген аукцион рәвешендә үткәрелә торган торгларда арендага бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында”;

- 2020 елның 27 ноябрендәге 959 номерлы “Күпфатирлы йортта бинаны үзгәртеп коруны һәм (яисә) яңадан планлаштыруны килештерү (килештермәү) буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында”;

- 2020 елның 14 декабрендәге 1006 номерлы “Муниципаль милектәге җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында”;

- 2020 елның 14 декабрендәге 1007 номерлы “Муниципаль милектәге җирләрне һәм (яисә) җир кишәрлекләрен һәм хосусый милектәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турында килешү төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында”;

- 2022 елның 22 августындагы 781 номерлы “Күпфатирлы йортта бинаны үзгәртеп кору һәм (яисә) яңадан планлаштыруны килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында”;

- 2022 елның 21 сентябрендәге 880 номерлы “Объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында”.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы И. Ә. Галимуллин


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International