Карар 19.02.2026 №134 "Хөкем ителгәннәр өчен мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзаны узу урыннарын билгеләү турында"

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 49 статьясының 1 өлеше, 50 статьясының 1 өлеше һәм Россия Федерациясе Җинаять-башкарма кодексының 25 статьясының 1 өлеше, 39 статьясының 1 өлеше нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы составына керүче, җирле үзидарә органнарында алар үтә торган мәҗбүри эшләр төрләренең һәм җирлекләрнең кушымтада бирелә торган исемлеген расларга.

2. Татарстан Республикасы буенча Россия Җәзаны үтәү федераль хезмәте Баш идарәсе җинаять-башкарма инспекциясенең федераль казна учреждениесе Арча муниципальара филиалына хөкем ителгәннәрне төзәтү һәм мәҗбүри эшләргә әлеге карар белән билгеләнгән урыннарга җибәрүне тәкъдим итәргә.

3. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 5 майдагы “Хөкем ителгәннәр өчен төзәтү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза үтәү урыннарын билгеләү турында” 406 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Җитәкче Л.И.Абдуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.78 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International