Карар 19.02.2026 №136 "Муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларын Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетү турында"

Россия Федерациясендә мәгариф турында 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы, Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында2006 елның 22 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә, РФ Мәгариф министрлыгының “Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белемнең белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында2020 елның 2 сентябрендәге 458 номерлы боерыгы белән, муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрен Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетү, шулай ук башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү уку-укыту программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләрендә кабул ителергә һәм мәҗбүри укытылырга тиешле балалар саны турында белешмәләрне исәпкә алу һәм булдыру максатларында, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы беркетелгән муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренең кушымтада бирелә торган исемлеген Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә (алга таба - муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре)расларга.

2. Муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә укучыларны, ата-аналарны әлеге карар белән таныштыруны оештырырга.

3. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларын Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетү турында 2025 елның 03 февралендәге 74 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 11.18 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International