Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Урынны торак урын, торак урынны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип тану турында нигезләмә” 2006 елның 28 гыйнварындагы 47 номерлы карарына ярашлы рәвештә, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 18 декабрендәге 1035 номерлы карарына “Бинаны торак урын, торак урынны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле дип, бакча йортын торак йорт яисә торак йортны бакча йорты дип тану буенча район ведомствоара комиссиясен төзү турында” (2023 елның 10 октябрендәге 859 номерлы, 2024 елның 11 гыйнварындагы 3 номерлы, 2025 елның 24 мартындагы 272 номерлы, 2025 елның 8 апрелендәге 328 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. Бинаны торак урын, торак урынны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яисә реконструкцияләнергә тиеш дип тану буенча район ведомствоара комиссиясе составын, әлеге карарга кушымта нигезендә, яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны "Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында" (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына йөкләргә.