Карар 24.02.2026 №150 "Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль торак фондының торак урыннан файдаланган өчен түләү (наем өчен түләү) күләмен һәм торак урыннан файдаланган өчен түләүнең (наем өчен түләү) база күләмен билгеләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты 2004 елның 29 декабрендәге 188-ФЗ номерлы Федераль закон белән расланган Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы дәүләт һәм муниципаль торак фондының торак урыннан файдаланган өчен түләү (наем өчен түләү) күләмен һәм торак урыннан файдаланган өчен түләүнең (наем өчен түләү) база күләмен билгеләү тәртибе турындагы Нигезләмәне (1 нче кушымта) расларга.

2. 2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы дәүләт һәм муниципаль торак фондының торак урыннарына социаль наем шартнамәләре һәм торак урыннарга наем шартнамәләре буенча торак урыннан файдаланган өчен түләү (наем өчен түләү) күләмен исәпләүне расларга (2 нче кушымта).

3. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль торак фондының торак урыннан файдаланган өчен түләү (наем өчен түләү) күләмен һәм торак урыннан файдаланган өчен түләүнең (наем өчен түләү) база күләмен билгеләү тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында” Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 4 февралендәге 90 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга;

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштырып, халыкка игълан итәргә.

5. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 13.55 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International