Россия Федерациясе Торак кодексы, “Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында” 2015 елның 16 мартындагы 13-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт бәясенең иң югары чик күрсәткечләрен билгеләү методикасы нигезендә, Россия Төзелеш Министрлыгының “Россия Федерациясе буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метрының һәм Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясен билгеләү методикасын раслау турында” 2024 елның 28 мартындагы 215/пр номерлы боерыгы, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Социаль наем һәм дәүләт торак программалары буенча исәпкә куйгандв һәм гражданнарга торак биргәндә торак мәйданы нормативлары турында” 2021 елның 4 маендагы 311 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керем күләменең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм 2026 елга салым салынырга тиешле мөлкәт хакының түбәндәге иң югары чик күрсәткечләрен билгеләргә:
1.1. Һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керем күләменең иң югары чик күрсәткече исәп-хисап нигезендә (1 нче кушымта) һәр гаилә әгъзасына 31918,00 сум тәшкил итә.
1.2. Гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының иң югары чик күләме:
1.1.1. Ялгыз яшәүче граждан өчен – 1277514,00 сум;
1.1.2. Ике кешедән торган гаилә өчен – 2555028,00 сум;
1.1.3. Өч кешедән торган гаилә өчен – 3832542,00 сум;
1.1.4. Дүрт кешедән торган гаилә өчен – 5110056,00 сум;
1.1.5. Биш кешелек гаилә өчен – 6387570,00 сум;
1.1.6. Алты кешедән торган гаилә өчен – 7665084,00 сум;
1.1.7. Җиде кешедән торган гаилә өчен – 8942598,00 сум;
1.1.8. Сигез кешедән торган гаилә өчен – 10220112,00 сум;
1.1.9. Тугыз кешелек гаилә өчен – 11497626,00 сум;
1.1.10. Ун кешелек гаилә өчен – 12775140,00 сум.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка чыгарырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе И.М.Хәсәновка йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин