Россия Федерациясе Торак кодексы, “Социаль характердагы шартнамәләр буенча гражданның аларга Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан торак урыннары бирү хокукын гамәлгә ашыру турында” 2007 еның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт бәясенең чик күрсәткечләрен билгеләү методикасы нигезендә, Россия Төзелеш Министрлыгының “Россия Федерациясе буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метрының һәм Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясен билгеләү методикасын раслау турында” 2024 елның 28 мартындагы 215/пр номерлы боерыгы, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Социаль наем һәм дәүләт торак программалары буенча исәпкә куйгандв һәм гражданнарга торак биргәндә торак мәйданы нормативлары турында” 2021 елның 4 маендагы 311 номерлы карарынигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. 2026 елга гражданнарны аз керемлеләр дип тану турында карар кабул итү өчен түбәндәге чик күрсәткечләрне билгеләргә:
1.1. Гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакы чик күләме:
1.1.1. Ялгыз яшәүче граждан өчен – 1277514,00 сум;
1.1.2. Ике кешедән торган гаилә өчен – 2555028,00 сум;
1.1.3. Өч кешедән торган гаилә өчен – 3832542,00 сум;
1.1.4. Дүрт кешедән торган гаилә өчен – 5110056,00 сум;
1.1.5. Биш кешелек гаилә өчен – 6387570,00 сум;
1.1.6. Алты кешедән торган гаилә өчен – 7665084,00 сум;
1.1.7. Җиде кешедән торган гаилә өчен – 8942598,00 сум;
1.1.8. Сигез кешедән торган гаилә өчен – 10220112,00 сум;
1.1.9. Тугыз кешелек гаилә өчен – 11497626,00 сум;
1.1.10. Ун кешелек гаилә өчен – 12775140,00 сум.
1.2. Һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган уртача айлык җыелма керемнең чик күрсәткече күләме исәп-хисап буенча (1 нче кушымта) гаиләнең һәр әгъзасына 26598,00 сум тәшкил итә.
2. Арча муниципаль районы муниципаль берәмлекләренә торак урыннарга мохтаҗлар буларак исәпкә куйганда әлеге карарның 1.1 һәм 1.2 пунктчаларында күрсәтелгән чик күрсәткечләрдән файдаланырга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка чыгарырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе И.М.Хәсәновка йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин