Карар 04.03.2026 №186 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы административ комиссиясен төзү турында” 2021 елның 3 мартындагы 130 номерлы карары белән расланган (2022 елның 31 маендагы 408 номерлы, 2023 елның 15 декабрендәге 1173 номерлы, 2025 елның 18 мартындагы 249 номерлы үзгәрешләр белән) Арча муниципаль районы административ комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында"

Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы ТР Законы нигезендә һәм административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы административ комиссиясен төзү турында” 2021 елның 3 мартындагы 130 номерлы карары белән расланган (2022 елның 31 маендагы 408 номерлы, 2023 елның 15 декабрендәге 1173 номерлы, 2025 елның 18 мартындагы 249 номерлы үзгәрешләр белән) Арча муниципаль районы административ комиссиясе составына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

Җитәкче Л. И. Абдуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.48 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International