Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы турында” 2003 елның 30 декабрендәге 794 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең һәм бетерүнең территориаль ярдәмче системасы турында” 2004 елның 10 ноябрендәге 480 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 2025 елның 16 декабрендәге 1091 номерлы карары нигезендә, Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
Расларга:
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасы звеносы турында нигезләмә (1 нче кушымта);
Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе турында нигезләмә (2 нче кушымта);
Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе составы (3 нче кушымта);
Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасы звеносы көчләре һәм чаралары составы (4 нче кушымта).
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең территориаль ярдәмче системасы звеносы эшчәнлеген тәэмин итү буенча Арча муниципаль районы хезмәтләре һәм оешмалары һәм аларның функцияләре исемлеге (5 нче кушымта).
2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:
- “Арча муниципаль районының территориаль ярдәмче системасы һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү звеносы турында” 2022 елның 30 декабрендәге 1164 номерлы;
- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасы звеносы турында” Арча муниципаль комитеты башкарма комитетының 2022 елның 30 декабрендәге 1164 номерлы карарына үзгәреш кертү хакында” 2023 елның 27 декабрендәге 1231 номерлы;
- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасы звеносы турында” Арча муниципаль комитеты башкарма комитетының 2022 елның 30 декабрендәге 1164 номерлы карарына үзгәреш кертү хакында” 2025 елның 20 гыйнварындагы 19 номерлы;
- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасы звеносы турында” Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 30 декабрендәге 1164 номерлы карарына үзгәреш кертү хакында” 2025 елның 22 маендагы 539 номерлы (2023 елның 27 декабрендәге 1231 номерлы, 2025 елның 20 гыйнварындагы 19 номерлы үзгәрешләр белән)”.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И. Ә. Галимуллинга йөкләргә.
Җитәкче Л.И. Абдуллин