Карар 10.03.2026 №190 "Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында Нигезләмәне раслау турында” 2023 елның 9 мартындагы 254 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (2025 елның 17 июнендәге 591 номерлы үзгәрешләр белән)"

Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына һәм Татарстан Республикасындагы оешмаларга хәбәр итүне оештыру турында 2017 елның 15 ноябрендәге ПУ-25С номерлы Указы, Татарстан Республикасы Министрлар КабинетыныңТатарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренең 01 телефон номеры базасында эшләвен оештыру турында 2003 елның 27 августындагы 458 номерлы карары нигезендә, Арча муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәл шартларында гамәлдәге дежур һәм диспетчерлык хезмәтләренең уртак гамәлләрен координацияләү максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында Нигезләмәне раслау турында” 2023 елның 9 мартындагы 254 номерлы карары (2025 елның 17 июнендәге 591 номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.2 пунктның беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

гражданнар оборонасы – ул Россия Федерациясе территориясендә халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне мобилизация чорында, сугыш хәле гамәлдә булган чорда, сугыш вакытында барлыкка килә торган куркынычлардан яклауга әзерләү һәм яклау чаралары системасы”.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

 

 

Җитәкче Л.И. Абдуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.59 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International