“Конкуренцияне яклау турында” 2006 елның 26 июлендәге 135–ФЗ номерлы Федераль законның 171 статьясындагы 36 өлеше, күрсәтелгән мөлкәттән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 24 сентябрендәге 1610 номерлы карары белән расланган театраль-тамаша, мәдәни-агарту яисә тамаша-күңел ачу чараларында файдалану өчен спектакльнең (тамашаның) сәхнә бизәлешенә яисә стационар сәхнә җиһазына караган һәм оператив идарә хокукында дәүләт яисә муниципаль мәдәният оешмаларына беркетелгән дәүләт яисә муниципаль мөлкәткә карата аренда шартнамәләрен, түләүсез файдалану шартнамәләрен конкурслар яисә аукционнар үткәрмичә генә төзү кагыйдәләренең 8 пункты нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәдәният оешмалары тарафыннан мөлкәт милекчесе һәм гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы орган белән аеруча кыйммәтле күчемле мөлкәткә кертелгән сәхнә мөлкәтен арендага яисә түләүсез файдалануга тапшыруны килештерү тәртибен расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин