Карар 01.04.2026 №250 "“2026 – 2030 елларга Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” муниципаль программасын раслау турында"

Россия Федерациясе халыклары телләре турында 1991 елның 25 октябрендәге 1807-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, РФ Президентының 2036 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясе турында2025 елның 25 ноябрендәге 858 номерлы Указы, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында1992 елның 8 июлендәге 1560-ХІІ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт телләренең һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрнең функциональлеген саклау, өйрәнү, үстерү һәм арттыру, шулай ук республикадан читтә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2026 – 2030 елларга Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүмуниципаль программасын расларга (алга таба – Программа).

2. 2021 - 2023 елларга Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүмуниципаль программасын раслау турындаАрча муниципаль районы башкарма комитеты карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3.  Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе МУ (Н.Н.Муллахмәтов) мәгариф учреждениеләре белән берлектә чаралар программасын үтәүне тәэмин итәргә.

4. Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасына ел саен чираттагы финанс елына район бюджетын төзегәндә Программа чараларын гамәлгә ашыруга Арча муниципаль районы бюджетыннан әлеге максатларга җибәрелә торган акчаларның мөмкинлекләрен исәпкә алып акча карарга.

5. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының программаны гамәлгә ашыруда катнашучы структур бүлекчәләренә анда каралган чараларны вакытында үтәүне тәэмин итәргә.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 40.62 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International