Арча муниципаль районы халкының пассажирлар йөртүгә һәм транспорт хезмәтенә ихтыяҗын канәгатьләндерүне тәэмин итү максатларында, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы, «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2015 елның 13 июлендәге 220-ФЗ номерлы Федерал закон, “Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны гамәлгә ашыру турында” 2015 елның 26 декабрендәге 107-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә, шәһәр яны автобус маршрутларының яңа юнәлешләрен билгеләү, аларны ТПтимальләштерү кирәклегенә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу муниципаль маршрутлары реестрын раслау турында” Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2018 елның 22 октябрендәге 988 номерлы карарына (2023 елның 9 мартындагы 258нче номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу муниципаль маршрутлары реестрын раслау турында” Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2018 елның 22 октябрендәге 988 номерлы карары (2023 елның 9 мартындагы 258нче номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу муниципаль маршрутлары реестрын әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштырып игълан итәргә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә.Галимуллинга йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Л. И. Абдуллин