“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законы, Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. 2026 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында юл эшләре муниципаль программасын муниципаль юл фонды акчалары исәбеннән расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе И. М. Хәсәновка йөкләргә.
Җитәкче Л.И. Абдуллин