“Концессия килешүләре турында” 2005 елның 21 июлендәге 115 номерлы Федераль законның 37 статьясындагы 4.8 өлеше нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Концессия килешүе төзүгә конкурста катнашуга әзерлек турында гариза формасын раслау һәм концессия килешүе төзү инициативасы белән чыгыш ясаучы зат белән концессия килешүе төзү турында тәкъдим формасына үзгәрешләр кертү хакында” 2023 елның 16 сентябрендәге 1515 номерлы карары белән, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авыл җирлеге муниципаль берәмлеге милкендәге каты көнкүреш калдыклары полигоны составына керүче объектларга карата концессия килешүе төзү турында “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тәкъдиме белән, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авыл җирлеге Муниципаль берәмлеге милкендәге каты көнкүреш калдыклары полигоны составына керүче объектларга карата “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең концессия килешүен төзү инициаторы тәкъдим иткәннән башка шартларда концессия килешүе төзү мөмкинлеге турында карар кабул итәргә
2. Концессия килешүе төзү инициаторы тәкъдим иткәннән башка шартларда концессия килешүе төзү мөмкинлеге турында карар кабул итүгә бәйле рәвештә концессия килешүе шартларын килештерү максатларында сөйләшүләр уздыруның кушымтада бирелә торган Тәртибен (алга таба - Тәртип) расларга (1 нче кушымта).
3. “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән уртак киңәшмәләр рәвешендә сөйләшүләр алып баруга вәкаләтле эшче төркем төзергә һәм аның составын 2 нче кушымта нигезендә расларга.
4. Күрсәтелгән эшче төркемгә әлеге карарга кул куелган көннән алып 10 (ун) эш көне эчендә концессия килешүе шартлары һәм аларны килештерү Тәртибе нигезендә килештерү максатларында “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән уртак киңәшмәләр рәвешендә сөйләшүләр уздырырга.
5. Концессия килешүен башка шартларда төзү мөмкинлеге турында “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә хәбәр итәргә.
6. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырып бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында https://arsk.tatarstan.ru һәм авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында урнаштырып халыкка җиткерергә.
7. Әлеге карар аңа имза салынган көннән үз көченә керә.
8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И. Г. Сираҗиевка йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин