Муниципаль хокукый актларны федераль һәм республика законнары таләпләренә туры китерү максатларында Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:
- “Муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм Арча район башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында бирелә торган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү хакындагы нигезләмәне раслау турында” 2011 елның 2 мартындагы 184 номерлы;
- Башкарма комитетның 2011 елның 2 мартындагы 184 номерлы карары белән расланган “Муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм Арча район башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан бирелә торган керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү хакындагы нигезләмәгә” үзгәрешләр кертү турында” 2012 елның 23 апрелендәге 385 номерлы.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үземдә калдырам.
Җитәкче Л.И.Абдуллин