“Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”2025 елның 28 ноябрендәге 432-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең финанс органы тарафыннан казначылык озата йөрүен гамәлгә ашыру тәртибе турында” 2023 елның 24 апрелендәге 457 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
- 2 пунктның 3 пунктчасында “коммерциягә карамаган оешмаларга” сүзләреннән соң “(шартларында казначылык озатуы турындагы нигезләмәләр булган дәүләт контрактлары, шартнамәләр (килешүләр), контрактлар (шартнамәләр) нигезендә бирелә торган акчалардан тыш)” сүзләрен өстәргә;
- 2 пунктның 1 пунктчасындагы 4 абзацта “контрактлар (шартнамәләр)” сүзләреннән соң “товарлар кайтару, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү турында” сүзләрен өстәргә;
- 2 пунктның 5 абзацында “(аларның бүленгән җәмгыятьләре)” сүзләреннән соң “грантлар” сүзен өстәргә.
1. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
2. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.
Җитәкче Л.И.Абдуллин